Хөрмәтле Балык Бистәсе районы салым түләүчеләре

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара инспекциясе (алга таба – Инспекция) хәбәр иткәнчә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба – Идарә) «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – КФҮ) белән берлектә КФҮ базасында 21 салым органнары хезмәте күрсәтү турында килешү төзелгән (кушымта).

Россия Федераль салым хезмәте салым түләүчеләрнең контактсыз аралашу ысулын үстерә
салым инспекцияләре белән Россия Федераль салым хезмәте сайты сервислары ярдәмендә, хәзерге вакытта 60 тан артык сервис эшли. Федераль салым хезмәте сайтында Интернет-сервислар, өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәтләрен 24/7 режимында алырга мөмкинлек бирә. Онлайн-сервислар  тормыш  ситуацияләренә ориентлашалар һәм
салым түләүчеләрнең ихтыяҗлары нигезендә үсеш алалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International