2022 елның 8 февралендә, 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы,Балык Бистәсе штп, Ленин ур., 83Г, район мәдәният йортында Балык Бистәсе муниципаль районы Советының ХІХ чираттагы утырышы була.
Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызына (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. F.Ahmetzyanova@tatar.ru
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында.