Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ хәбәр итә:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 1феврале 18 сәгатьтән алып 2 феврале 06 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 2 февралендә төнлә Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә көтелә:
- көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр көчле җил.;
- буран, күз күреме 1-2 км.га кадәр
.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Буранда көчле җил карны җир өсте катламына төшереп себертә.
Буран- себертә торган, түбән һәм гомуми буран булырга мөмкин. Түбән буран вакытында җил алдан яуган карны бер урыннан икенче урынга күчерә, гомуми буранда, алдан яуган карны күчерү белән бергә, болытлардан яңа кар да төшә.
Көчле буран вакытында нәрсә эшләргә?
Бары тик аерым очракларда, бик кирәк булганда гына гын биналардан чыгыгыз. Ялгыз чыгарга ярамый. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә, кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда аннан читкә китмәгез. Юлда туктарга туры килсә, кыска-кыска тревога сигналы бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага ачык төстәге тукыма элегез, автомобиль эчендә утырып ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны эшләтеп торырга мөмкин, әмма вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен машина тәрәзен аз гына ачык калдырырга кирәк. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче очраган йортка керегез, кайда булуыгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнен көтеп торыгыз. Әгәр хәлегез бетүне сизсәгез, ышыкланыр урын эзләгез һәм анда калыгыз. Таныш булмаган кешеләр янында игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать бәла-казалары вакытында автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт урыннарынан урлашу очраклары кискен арта.
Көчле бураннан соң нәрсә эшләргә?
Көчле кар көртләре хасил булган шартларда бинада бикләнеп калган ( ишекләргә кар өелү сәбәпле) булып чыксагыз, сак кына, паникага бирелмичә, мөстәкыйль рәвештә (булган корал һәм кул астындагы акчалардан файдаланып) чыгу мөмкинлеге юкмы икәнлеген ачыклагыз. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар көртләренең характеры һәм аларны мөстәкыйль чистарту мөмкинлекләре турында хәбәр итегез. Әгәр карны мөстәкыйль рәвештә көрәп булмый икән, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляцион приемникны (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез.
Машина йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга ниятләүчеләргә үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Сәфәр вакытына карап, якындагы тәүлекләрдә һава торышы фаразын ачыклагыз . Елның салкын вакытында озын юлга чыгар алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртырга кирәк. Сәфәр алдыннан машина двигательнең һәм аккумуляторының торышын тикшерегез, ягулык запасы алыгыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләреннән ягулык алмагыз,чөнки сыйфатсыз ягулык двигательне эштән чыгарырга мөмкин. Алдан ук җылы әйберләр һәм азык-төлек запасы әзерләргә кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.
Насос, буксир тросы, баллон ачкычы һәм домкрат барлыгын тикшерегез
Юлга чыгар алдыннан насос, буксир тросы, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. Башка машинадан аккумуляторга тоташтыру өчен багажникта махсус чыбыклар комплекты булу зарур. Әгәр мөмкинлек булса литий батареялы заряд җайланмасы алу да зыян итмәс.
Авария комплекты
Авария комплектында кәрәзле телефонга зарядка җайланмасы һәм запас аккумулятор, җылы кием-салым һәм юрган, кар һәм боздан чистарту өчен щетка, кирәк очракта көпчәкләрне кардан арындыру өчен зур булмаган көрәк, кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, аптечка, аш-су, балта һәм пычкы, «коры ягулык» , зажигалка, мини-мич һәм казан булырга тиеш.
Төгәл маршрутыгызны һәм якынча килеп җитү вакытын хәбәр итегез
Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрут һәм кире кайтуның якынча вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Юлда бәла булса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең җавап бирү вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булуыгызны, урынның аерым билгеләрен, машинадагы кешеләр санын, авырулар, балалар булу-булмавын, үзегезнең һәм якыннарыгызның телефон номерларын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләү өчен чаралар күрү зарур.
Трассада машинагыз ватылса
Автомобиль алдында һәм аның артында кисәтү билгеләре куегыз. Моның өчен киселгән агач яки башка күләмле әйберләр файдаланырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен тәрәзәне ачарга кирәк. Машинаны озак тукталышка яки төнгә куярга кирәк булса, газлар кабинага кермәсен өчен, җилгә каршы куярга кирәк. Үз куркынычсызлыгың өчен җил юнәлешен дә даими тикшереп торырга кирәк. Шул ук вакытта, төтен чыгару торбасының боз һәм кар белән капламавын күзәтеп тору мөһим. Әгәр автомобиль ватылган икән, бердәм ашыгыч оператив хезмәтләрнең «101» номерын җыегыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урнашу урыны координаталарын тапшырыгыз. Җылылык саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез. Утын запасы булдырырга тырышыгыз, алар булмаганда янучан материаллар яндырырга мөмкин - алар, гадәттә, шактый күп була.Фото архивтан.
Җил көчәйгәндә:
1. Әгәр көчле җил чыкканда урамда булсагыз, җир асты кичүендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез . Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү тормыш өчен куркыныч.
5.Югарыдагы катлардагы тәрәзәләрнең ватылган пыялалары. шулай ук җил йолкып алган түбә һәм декорация элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. . Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
6. Йортттагы барлык тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк, балкон һәм лоджиялардан тышка төшәрдәй предметларны алып кую зарур.
7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.