Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2022 елның 1 гыйнвары, шимбә

 2022 елның  1 январендә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызы һәм  Шеморбаш авылы җирлеге Башлыгы Сафин Исмәгыйль Нәгыйм улы Таулар авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шәфикова Фәимә Габдулхак кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.  Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка ,Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы  Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International