2021 елның 22-23 февралендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «В», «С», «Е» Һәм «D»категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында уку йортының теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш «трактородром»да үткәрелде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан 7 көннән дә ким булмаган вакыт эчендә булачак.
Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.