15 декабрьдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Совет утырышын уздырды, анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та катнашты.
Чара кысаларында шул исәптән төбәкләрдә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү мәсьәләләре; милли проектлар кысаларында капиталь төзелеш объектларын төзү планнарын тормышка ашыру турында фикер алыштылар. "Эпидемиологик хәл катлаулы булуга карамастан, милли проектлар буенча эш туктатылмады. Моннан тыш, динамиканың, интенсивлыкның монда хәтта артуын күрсәтә торган индикаторлар да бар", - диде Владимир Путин.