16.12.21 ел, 09.30 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының XVI чираттан тыш утырышы узачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызына (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. F.Ahmetzyanova@tatar.ru
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджеты турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «Югары Тулыш авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында (20.03.2017 ел, №2 Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Югары Тулыш авыл җирлеге Советы карары белән расланган).
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2020 елның 16 октябрендәге III-2 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының бюджет, финанс, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча Даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2020 елның 16 октябрендәге III-4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының Социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча Даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.