Бердәм кабул итү көне

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

   2021 елның 8 декаберендә,«Доверие - Ышаныч» комплекслы үзәге бинасында  ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча күчмә комиссия утырышы узды.

  Прокуратура, суд приставлары хезмәте вәкилләре, Балык Бистәсе  районының  халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе, халыкның мәшгульлек үзәге директоры, попечительлек һәм опека бүлеге җитәкчесе , Балык бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.К. Вафина мөрәҗәгать иткән кешеләрнең сорауларына җавап бирде, алга таба аларның проблемаларын чишү юлларын эзләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International