2021 елның 1 декабрендә 09.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп. Ленин ур., 48 йорт, Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының ХV чираттан тыш утырышы узачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызына (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. F.Ahmetzyanova@tatar.ru
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы Нигезләмәне раслау хакында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы Нигезләмәне раслау хакында
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында коррупция куркынычы белән бәйле булган муниципаль хезмәт вазыйфалары Исемлеген раслау турында
4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2021 елның 31 мартындагы, № IX-2 карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.