Татарстан Росреестры КФҮ хезмәткәрләре өчен укулар уздырды

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе документлар кабул итү һәм бирүне гамәлгә ашыручы КФҮ хезмәткәрләре өчен видеоконференция режимында укыту семинарлары үткәрде.

Аларны үткәрү вакытында федераль законнардагы документларны кабул иткәндә исәпкә алырга кирәкле яңалыклар каралды, ,шулай ук исәпкә алу-теркәү эшләрен башкару өчен физик һәм юридик затлардан кергән документларны кабул иткәндә мөмкин булган җитешсезлекләр анализланды.

«Документларны кабул итү сыйфаты документларны карау вакытына сизелерлек йогынты ясый һәм кайбер очракларда документларны караусыз кире кайтаруга, яисә исәпкә алу-теркәү гамәлләрен туктатып торуга китерергә мөмкин. Бу юнәлештә безнең ведомстволарның уртак нәтиҗәле эше дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәр, ә укыту семинарлары барышында алынган белемнәр КФҮ хезмәткәрләренең дә, Татарстан Росреестры хезмәткәрләренең дә алга таба эшенә уңай йогынты ясар дип уйлыйбыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

КФҮ хезмәткәрләре өчен укыту семинарларын даими рәвештә уздыру планлаштырыла.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International