20 ноябрьдә Тәберде Чаллысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сайфутдинова Нәсимә Гарип кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшит Газиз улыннан, ветераннар Советы рәисе Шәвәлеев Рафаэль Мәхмүт улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.