Теләсә кайсы төбәкнең консолидацияләнгән бюджетының иң мөһим керем чыганакларыннан берсе-физик затлар кеременә салым. Социаль-икътисади программаларны финанслау һәм тормышка ашыру бюджетка салымның тулы күләмдә һәм үзвакытында керүенә бәйле. Шуңа күрә күләгәдәге хезмәт хакын легальләштерү буенча эш салым органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Әгәр хезмәткәрләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан, шулай ук тармак буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк булса,эш бирүче ведомствоара комиссиягә чакырыла. Бу комиссиядә салым органнары вәкилләре генә түгел, ә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, прокуратура, хезмәт буенча дәүләт инспекциясе, Россия Эчке эшләр министрлыгы, бюджеттан тыш дәүләт фондлары вәкилләре дә катнаша.
Комиссияләрдә хезмәт килешүе төземичә конвертларда түләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Комиссияләрнең эш нәтиҗәсе күз алдында. 2021 елның 9 аенда шундый 2300 эш бирүче белән эш алып барыла. Аларның 2000дән артык эш бирүче хезмәткәрләренә түләү күләмен арттыру ягына караган. Хезмәткәрләр белән 10,5 мең өстәмә килешү төзелгән. Бюджетка өстәмә рәвештә физик затлар кеременә 161 млн. сум, иминият взнослары - 344 млн. сум (белешмәләр инспекция мәгълүматлары буенча үзгәртелә)салым керде.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе пенсияне, больничный листны, дәвалануга, укуга, торак сатып алуга салым тотып калынган акчаны исәпләү рәсми хезмәт хакы буенча гына башкарыла, дип искәртә. Үзегезне социаль ташламалардан һәм гарантияләрдән мәхрүм итмәгез - хезмәт хакына конвертларда алуга килешмәгез!
Әгәр эш бирүче хезмәт хакын яки аның бер өлешен, хезмәткәр таләпләренә карамастан, рәсми рәвештә түләүдән баш тарта икән, хезмәткәр мөрәҗәгать итәргә хокуклы:
* хезмәткәрнең яшәү урыны яки эш бирүченең урнашу урыны буенча район прокуратурасына;
• дәүләт хезмәт инспекциясенә;
* компаниянең урнашу урыны яки хезмәткәрнең яшәү урыны буенча салым инспекциясенә ;
* дәгъва гаризасы белән судка.
Моннан тыш, «халыкның формаль булмаган мәшгульлеге», «конвертлы түләүләр» мәсьәләләре буенча Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе телефонына -8 (843) 235-18-38 яки Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-2222 Бердәм Контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан файдаланучылар эш бирүче тарафыннан түләнгән, исәпләнгән һәм тотып калынган салым суммасын мөстәкыйль рәвештә тикшерә алалар. Керемнәр турында мәгълүмат «керемнәр һәм чыгымнар»өстәмә битендә бар.