Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

17 ноябрьдә Олы Мәшләк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Долговолосова Анна Алексей кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Олы Мәшләк авылы җирлеге Башлыгы Загидуллин Марат Габделбәр улыннан, ветераннар Советы рәисе Шәвәлиев Рафаэль Мәхмүт улыннан  яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International