"Айбагыр"балалар фольклор коллективы

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

--Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Соңгы елларда тарихыбызны тулырак күзаллау, халкыбызның данлы уткәнен кадерләп, киләчәк буыннар өчен мөмкин кадәр тулырак саклау юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Шул уңайдан Бирдебәк клубы каршында эшләп килүче "Айбагыр"балалар фольклор ансамбле " Пушкин картасы" кысаларында район мәдәният йорты бинасы сәхнәсендә чыгыш ясады. Үри Чаллысы авылында  үткәрелеп килә торган дини бәйрәм Пасха бәйрәмендә " Йомырка җыю" күренеше күрсәтелде.Әлеге чарада Аделина Архипова, Юрий, Зоя Гордеевларның җырлары, Питрау, тал песие чәчәкләренең әһәмиятле якларын күрсәтү белән, керәшен халык киеме, бизәнү-ясану әйберләре турында таныштыру белән үрелеп барды.Балалар матур итеп "Олы көн"-Пасха бәйрәме турында шигырьләр сөйләделәр йорттан йортка кереп кызыл күкәйләр җыйдылар, керәшен биюләрен биеделәр. Йомырка җыю күренеше тәмамлангач болынга барып күкәй тәгәрәтешле,җәза бирешле уеннарны залдагы балалар белән бергәләшеп уйнадылар. Кыскасы, керәшен  авылындагы гореф гадәт,йола-бәйрәмнәргә, кыскасы,керәшен фольклорына зур әһәмият бирелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International