16 нче ноябрь көнне якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевның туган көне. Шушы уңайдан аның истәлегенә багышланган сыйныф сәгате уздырылды. Тәнәфес вакытларында “Кояш гомере”, “Солдатлар”, “Ромашкалар”, “Җилләр исәләр” ,“Чистай вальсы”, “Яшисе килә” кебек җырлары яңгырап торды .Фәтхерахман Әхмәдиевнең җырларын, көйләрен үз заманында бөтен татар халкы яратып җырлаган, яратып тыңлаган һәм хәзер дә яратып җырлыйлар, тыңлыйлар.
Өстәмә видеоматериалларны сылтама буенча карарга була https://cloud.mail.ru/stock/okjHqTcS5AwFJzCoFnF7fXsa