Татарстан Росреестрында кадастр инженеры хезмәтләренә мөрәҗәгать итү зарурлыгы туган очракта, гражданнарга нәрсә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, кадастр инженеры күчемсез милекне рәсмиләштергәндә, мәсәлән, объектны кадастр исәбенә кую яки, киресенчә, аны исәптән төшерү өчен, шулай ук үзгәрешләрне исәпкә алу өчен (мәсәлән, бина мәйданын үзгәртү) кирәк булган техник документацияне (ызанлау яки техник план, тикшерү акты) әзерли. Кадастр эшләрен үткәрү вакытында белгеч җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары чикләрен билгели (координаталар күрсәтә) һәм махсус җиһазлар ярдәмендә күчемсез милек объектларына характеристика бирә.
"Күпләр ялгыш уйлаганча,кадастр инженерының Татарстан Росреестры хезмәткәре булмавына игътибар итәбез . Ул, килешү нигезендә, шәхси эшмәкәр яки юридик зат хезмәткәре буларак, хезмәт күрсәтә. Шул ук вакытта кадастр инженеры, һичшиксез, үзен – үзе җайга салучы оешма-СРО әгъзасы булырга тиеш. Без исә, дәүләт органы буларак, үз-үзен көйләүче оешмалар эшенә дәүләт күзәтчелеген алып барабыз", - дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.
Татарстан Росреестры гражданнарга кадастр эшләрен башкаруга килешү төзергә, кадастр инженерлары рейтингы белән ведомство сайтында танышырга тәкъдим итә rosreestr.tatarstan.ru «Эшчәнлек -кадастр инженерын сайла – " өстәмә битендә. Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 671 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Ул ай саен яңартыла.
Кадастр инженерларының һөнәри эшчәнлеген контрольдә тотуны кадастр инженерларының СРО башкара. Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче кадастр инженерларының күбесе "Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" СРО әгъзалары булып торалар. Быел гына да әлеге үзкөйләнешле оешма тарафыннан 190 шикаять һәм мөрәҗәгать каралды, 140 тикшерү үткәрелде, 102 дисциплинар йогынты чарасы кулланылды, 30 кадастр инженеры СРОдан төшереп калдырылды.
"Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" СРО башкарма директоры Вадим Савельев:
"Кадастр инженерының кадастр мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия законнары таләпләрен үтәмәгән өчен, шул исәптән межалау планы, техник план яки тикшерү акты белешмәләренең дөрес булмавы өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы тотылуын белү мөһим. Кадастр инженерының гамәлләре яки гамәл кылмавы аркасында заказ бирүчегә килгән зыян кадастр инженерының мәҗбүри гражданлык җаваплылыгын иминиятләү килешүе буенча каплана".
Белешмә
"Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" СРО np-orirt.ru к