Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

   15 ноябрьдә Балык Бистәсендә   яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гришанина Нина Кирил кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр  Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан,  Балык Бистәсе  муниципаль районы шәһәр җирлеге Башлыгы  Магизов Марс Венер улыннан, ветераннар Советы рәисе Шәвәлиев Рафаэль Мәхмүт улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы Илдар  Рәшит улы шәхсән үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International