Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны искә алдылар

2021 елның 12 ноябре, җомга

Легендар кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовның вафат булганына бер ел.

Аны Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә беләләр иде. Борис Кириллович Украина, Молдавия, Румыния, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Германия территориясендә барган сугышларда, Берлин штурмында катнаша. Яралануга һәм контузиягә карамастан, ул һәрвакыт ватан алдындагы бурычына тугры кала. 1944 елда Б. К. Кузнецов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Борис Кириллович олы яшьтә дә актив иҗтимагый тормыш алып баруын дәвам итә, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, ветераннар хәрәкәтендә катнаша. Ул хәрби үткәне, катлаулы, әмма кызыклы тормышы турында сөйләргә ярата иде.

Кичә, 11 ноябрьдә, Б. К. Кузнецовның каберенә «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, Россия Федерациясе Герое Газинур Гарифҗан улы Хәйруллин һәм Борис Кирилловичның тол хатыны Әлфия Солтан кызы Филатова бардылар. Аларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дә кушылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International