«Пушкин картасы» белән район мәдәният йортына рәхим итегез

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» проекты эшли башлады. Аның ярдәме белән 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшь кешеләр бөтен ил буенча мәдәни чараларга бушлай йөри алалар.

Пушкин картасын электрон рәвештә булдырырга теләүчеләр Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасын булдырырга тиеш булачак. Әгәр мондый язма бар икән, киләсе адымга күчәргә мөмкин - "Госуслуги.Мәдәният» күргәзмәсе һәм аның ярдәмендә виртуаль карта чыгарырга. Анда инде 3000 сум акча кереп булачак.

Картаны 1 сентябрьдән башлап 2021 елның ахырына кадәр алырга мөмкин булачак. Алга таба еллык картага керү 1 гыйнвардан башланачак.

Безнең район мәдәният йортында әлеге проект буенча бик куп чаралар уздырыла! Рэхим итегез! Безнең афиша белән танышып барыгыз!

«Билетон» онлайн билет сатып алу сайтына кереп сез барлык булачак чараларның афишасы белән таныша аласыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International