Бүген Балык Бистәсе районының Төньяк микрорайонында торак йортларга челтәр газын тантаналы рәвештә тоташтырылды.
Күпләребез көтеп алган көн килеп җитте! Бүген торак йортларга челтәр газы тоташтырылды. Газ – ул яңа тормыш символы! Һәм бу шатлык бүген өйләргә килә.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең «Сабагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Мөхетдинов Ирек Исмәгыйль улы һәм Балык Бистәсе халкы катнашты.
Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында бәйрәм концерты белән дәвам итте.