Бизнес вәкилләре өчен онлайн режимда консультация алырга була

2021 елның 22 октябре, җомга

Бүген Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова чираттагы видео-кабул итү үткәрде. Бу юлы онлайн-консультациягә бизнес вәкиле мөрәҗәгать итте. Видео аша кабул итү вакытында мөрәҗәгать итүчеләргә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу процедурасы, шулай ук әлеге дәүләт хезмәтләрен алу сроклары буенча аңлатмалар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш - бирешләрне теркәү срогы закон нигезендә билгеләнгән 9 көн урынына 5 эш көне тәшкил итә (өлешләп төзүдә катнашу килешүләреннән тыш); күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә бер үк вакытта куйганда һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12 эш көне урынына 9 эш көне.

Әгәр сезнең кадастр исәбенә алу, хокукларны дәүләт теркәвенә алу һәм Татарстан Росреестры эшчәнлегенең башка юнәлешләренә бәйле катлаулы сорауларыгыз булса, сезгә «видео кабул итү»хезмәтеннән файдаланырга киңәш итәбез. Татарстан Росреестры җитәкчелегенә видеоэлемтә аша кабул итүгә эләгү өчен алдан гариза җибәрергә кирәк. Тулырак инструкция белән безнең сайтта танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru " Гражданнар мөрәҗәгатьләре»бүлегендә.

Моннан тыш, барлык килеп туган сораулар буенча, шул исәптән документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кадастр исәбенә куярга һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән торак булмаган күчемсез милек объектларына, шулай ук мондый объектлар астындагы җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәргә теләүчеләр Татарстан Росреестрына 8(843)255-24-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар (көн саен эш вакытында).

                                                                                                                                                                                ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

 https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International