Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча кайнар линияләр узачак

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча консультация чаралары «кайнар линия " форматында узачак.

«Кайнар линия» гә шалтыратып, гражданнар белә ала:

- күчемсез милекне ни өчен теркәргә кирәк;

-  күчемсез милекне мошенниклар гамәлләреннән ничек сакларга;

- дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга;

- сезнең җир кишәрлегенең чикләре бозылган очракта нишләргә?

Казанда гражданнардан шалтыратулар 10 нан 12 сәгатькә кадәр 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республиканың башка шәһәр һәм районнарында «кайнар линия " телефоннары Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «кайнар линияләр»бүлегендә урнаштырылган.

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International