Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ хәбәр итә:
Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
12 сентябрьдә 22.00 сәгатьтән 13 сентябрьдә 10 сәгатькә кадәр. 2021 ел.
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 13 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә йөргәндә, томанның куеруын күрсәгез, урманда яки су буенда юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә тиеш буласыз.
Томан - барлык юлда йөрүчеләр өчен куркыныч. Томан вакытында машинада йөргәндә, кирәксез маневрлардан, узышулардан баш тартырга кирәк.
Томан шартларында күпчелек юл-транспорт фаҗигалары алда баручы машина белән була. Томан ераклыкны дөрес бәяләргә мөмкинлек бирми яшерә - шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.
Тизлекне кискен киметүдән сакланырга кирәк: туктарга кирәк булса, тизлекне әкренләп киметергә киңәш итәбез. Сез тормоз педаленә берничә тапкыр басарга тиеш, шуның белән сез артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтергә сигнал бирәсез. Томанда йөртү машина йөртүче тиз арый , шуңа күрә сак булу артык булмас.
Сак булыгыз!
Бәла-казага юлыксагыз, сез һәрвакыт ашыгыч ярдәм күрсәтү службаларына бердәм номерга-"112" шалтырата аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә , телефоннан һәм кәрәзле телефоннан бушлай кабул ителә.
Татарстан Республикасында Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш дирекциясенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96