Балык Бистәсендә «Интернетка рәхмәт – 2021» дигән компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның 7 нче Бөтенроссия бәйгесе район туры узды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 2021 елның 8 сентябрендә , Балык Бистәсе муниципаль районының өлкән яшьтәге кешеләре «Интернетка рәхмәт – 2021» дигән компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның 7 нче Бөтенроссия бәйгесе район турында актив катнаштылар.

 Иң активлары, Балык Бистәсе муниципаль районы пенсионерлары, компьютер кулланучысын белүгә тест уздылар. Бүләкләү тантанасында балык Бистәсе муниципаль районының  Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, социаль яклау бүлеге житәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, ветераннар Советы рәисе Шәвәлиев Рафаэль Мәхмүт улы, 1 нче гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Горшкова Роза Аркадий кызы катнаштылар. Җиңүчеләргә  мактау грамоталары  һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International