31.08.2021 елның 31 августында 11.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының ХІ чираттан тыш утырышы узачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризаларны Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почта F.Ahmetzyanova@tatar.ru аша кабул итә.
Утырышның көн тәртибе:
Авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру вакытына билгеләнгән гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен түләүсез тапшыруның уртача район нормасы турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2020 елның 19 декабрендә кабул ителгән VI-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фараз (прогноз) планына (программасына) үзгәрешләр кертү турында.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы Нигезләмәне раслау хакында.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында инициативалы проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибен раслау турында.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерүгә юнәлдерелгән экспериментлар оештыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында
6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2013 елның 4 апрелендәге XXVI-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
7. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.