Татарстанлыларга гараж амнистиясен ничек файдаланырга?

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

2021 елның 1 сентябреннән «гараж амнистиясе " турындагы Закон үз көченә керә, аның гамәлдә булуы 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Моның белән бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә 26 августта 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр гараж билгеләнешендәге күчемсез милек объектларын, шулай ук алар урнашкан җир кишәрлекләрен теркәү һәм кадастр исәбенә кую мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.

Кайнар линия телефоны (843)255-25-71.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.

Шулай ук Татарстан Росреестры яңа амнистия белән файдаланырга теләгән республика халкына гараж һәм җир кишәрлеген милек итеп рәсмиләштерер алдыннан методик тәкъдимнәр белән танышырга тәкъдим итә. Аларда «гараж амнистиясе» ннән ничек файдалану, законның нинди очракларга кагылуы, нинди документлар кирәклеге, аларның формалары һәм үрнәкләре, шулай ук гражданнар өчен файдалы киңәшләр төзелүе турында тәфсилләп сөйләнелә. «Гараж амнистиясе» буенча Методик тәкъдимнәр белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru " Эшчәнлек" бүлегендә танышырга мөмкин .

Белешмә

Татарстанда, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча, гаражлар билгеләнгән 50 меңгә якын күчемсез милек объекты хокукка ия булучылар турында мәгълүматлары юк. «Гараж амнистиясе» турындагы Закон аларның хуҗаларына гадиләштерелгән тәртиптә тулы кыйммәтле милекче булырга ярдәм итәчәк.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International