Татарстанда өлешләп төзүгә ихтыяҗ сизелерлек артты

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Шул ук вакытта яңа төзелешләрнең 70% ы эскро җәлеп итеп төзелә

Беренче яртыеллыкка йомгак ясап, Татарстан Росреестры өлешләп төзүдә катнашу килешүләрен теркәүнең сизелерлек артуын теркәде. 2020 ел белән чагыштырганда ул 26% ка арткан. Агымдагы елның 6 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан барлыгы 9 685 гариза теркәлгән, узган ел шул ук вакыт эчендә әлеге күрсәткеч 7 671 тәшкил иткән.

Шул ук вакытта өлешләп төзүдә катнашучының эскро хисабына акча кертү бурычы күздә тотылган балалар бакчалары саны, узган ел белән чагыштырганда, 140% ка күбрәк.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин:

«Узган ел гыйнвардан июньгә кадәр Татарстан Росреестры тарафыннан, эскроларны җәлеп итеп, өлешләп төзүдә катнашу турында өч меңгә якын килешү теркәлгән булса, быел ук – җиде меңгә якын. Гомумән алганда, хәзерге вакытта Татарстанда эскроларны җәлеп итеп, 70% яңа төзелешләр алып барыла. Шул рәвешле, өлешчеләр үз акчаларын төзелеш тәмамланганчы эскроу-счетта саклыйлар, бу акчаны саклауның ышанычлы гарантиясе булып тора. Күпфатирлы торак йортны төзү исә төзүче үз акчалары хисабына яисә проект финанславы хисабына гамәлгә ашырыла".

Игътибарга

Өлешләп төзүдә катнашу турындагы килешүне, эскроу-счетлар механизмын кулланып, мәҗбүри теркәү 2019 елның 1 июленнән кертелгән иде. Эскроу-счет-ул махсус счет, ул вәкаләтле банкта ачыла, анда өлешчеләрнең акчалары җыела. Өлешләп төзүдә катнашу турында теркәлгән килешү әлеге эскроу-счетны ачу өчен нигез булып тора. Төзүче, төзелеш тәмамланганчы, өлешчеләрнең акчаларыннан файдалана алмый, ә нәкъ менә файдалануга тапшыруга рөхсәт алган вакытка кадәр.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International