Әлеге чара кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләре Дәрвишләр балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына бардылар. Барысы бергә саф һавада озак йөрделәр, уйнадылар һәм мавыктыргыч күнегүләр үткәрделәр. Һәр балага шәхси бүләк тапшырылды.
Уртак күңел ачу, бигрәк тә җәй көне саф һавада, балаларны аеруча сөендерә, аларның тормышларына төрлелекне, уңай мизгелләрне һәм күңелле вакыйгаларны арттыра. Ведомство хезмәткәрләре өчен дә мондый очрашулар әһәмиятле, бу дөньяны күбрәк бәяләргә һәм яратырга, бер-берсенә карата рухи һәм мәрхәмәтлерәк карарга өйрәтәләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар йортына бару Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы өчен традицион, ведомстволарның яшьләр Советы тарафыннан оештырыла торган чара булып тора, чөнки һәр уңайлы мөмкинлек булганда безнең коллегалар балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына баралар.. Моның өчен ниндидер сәбәп тә кирәк түгел.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10