Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2021 елның 31 июле, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

21 сәгатьтән. 30 июльдә 21 сәгатькә кадәр. 31 июль 2021 ел.

2021 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм көндез яшенле;

- иртән һәм көндез секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, урыны белән көчле яңгыр, җил.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз җир асты кичүе, подъезд,бина эчендэ  яшеренергэ кинэш итэбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Югары катлардан коелучы ватык пыяла кисэклэре хэм шулай ук тубэ ябу элементлары куркыныч тудырырга момкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык тәрәзәләрне  ябарга, балкон хэм лоджийдан  тышка якка тошеп киту куркынычы булган  барлык пердметларны  читкэ алып куярга.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Нинди бэла булуга карамастан сез һәрвакыт ашыгыч хезмәткэрлэренэ,  бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе ,шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International