Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

 

Консультация-кисәтү турында интенсивности метеорологик күренеш

2021 елның 30 июленә

29 июль 18 сәгатьтән 30 июль 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава.

Төнлә кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшен.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, төнлә яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +14..+17˚,

Көндез максималь һава температурасы +24..+27˚.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз җир асты кичүе, подъезд,бина эчендэ  яшеренергэ кинэш итэбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Югары катлардан коелучы ватык пыяла кисэклэре хэм шулай ук тубэ ябу элементлары куркыныч тудырырга момкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык тәрәзәләрне  ябарга, балкон хэм лоджийдан  тышка якка тошеп киту куркынычы булган  барлык пердметларны  читкэ алып куярга.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Нинди бэла булуга карамастан сез һәрвакыт ашыгыч хезмәткэрлэренэ,  бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе ,шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International