8 июль көнне Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Балык Бистәсе муниципаль районында “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Чулман елгасы буенда «Мәхәббәт уклары», «Лабиринт» дигән инновацион уеннар оештырдылар, шулай ук фотозоналар эшләде.
Бәйрәмгә социаль хезмәт алучы 30 гаилә балалары белән чакырылды.
Бу чараны үткәреп, без балаларда үз гаиләбездә, өйдә мәхәббәт һәм тугрылык, өлкәннәргә карата хөрмәт, гаилә әгъзаларына карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбиялибез. Үз гаиләсенең тарихына кагылышы вакыйгалар ,балаларда көчле хис-тойгылар уята, үткәннәрне искә алырга, гореф-гадәтләргә сакчыл карарга мәҗбүр итә.