14 июньдә Хутор авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Җәләлова Минсылу Хафиз кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Шумково авылы җирлеге Башлыгы Нәҗмиев Ленар Марсель улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.