Татарстанлыларны бөтенроссия форумында катнашырга чакыралар

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

   «Мое Отечество» социаль-икътисадый инициативалар үзәге «Наше достояние» мәгълүмати-ресурс үзәге» АКБО белән берлектә «Минем гаиләм Ватаныбызның легендар елъязмасында» Бөтенроссия форумы проектын эшләде. Форум гаилә тарихына һәм гореф-гадәтләренә, аның авыл, шәһәр, ил үсешендә уйнаган роленә игътибарны җәлеп итүгә, яшь гражданнарда ата-бабаларыбызның мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Форумда Россия Федерациясе гражданнары һәм Россия белән тугандаш һәм тарихи элемтәләре булган башка дәүләт гражданнары катнаша ала.

Чара программасына пленар утырышлар, стратегик сессияләр, эксперт һәм дискуссия мәйданчыклары, шул исәптән иҗтимагый фикер лидерлары белән, паритет дискуссияләре, укыту мастер-класслары кертелгән.

Форумда катнашучылар үз гаиләләренең тарихы, гореф-гадәтләре, хезмәт, фәнни, спорт, иҗади казанышлары белән уртаклашачак, шәҗәрә һәм гаилә гербын ясау күнекмәләре, архив фондлары белән эшләү тәҗрибәсе алачак.

Форум турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган: http://форум-моя-семья.рф/.

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International