Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 7-20 июнь көннәрендә социологик тикшеренүләр уздыру турында хәбәр итә:
«Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфаты»;
«Татарстан Республикасында халыкның формаль булмаган мәшгульлеге».
Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтындагы «Эшчәнлек» бүлегендә, тиешле рубрикаларда «Халык һәм бизнес вәкилләренең сораштырулары» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
https://mert.tatarstan.ru/interrogation.html