Яңа Арыш урта мәктәбендә яңа балалар уен мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Мәйданчыкта яңа заманча элементлар урнаштырылган: таганнар, таулар, карусель, комлык. Уен мәйданчыгы Ринат Зәйнәгетдин улы ярдәме белән төзелде. Тантаналы ачылышта шулай ук район мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков Илсур Мансур улы да катнашты. Балалар бакчасы балалары үз чыгышларын күрсәттеләр.