Балык Бистәсе муниципаль районының Юлсубино, Ямашево һәм Күки авылларында үзйөрешле һәм тагылма техникаларга чираттагы техник карау уздырылды. Карауга 55 берәмлек техника тәкъдим ителде. Шулардан 50 берәмлек техник карау уңышлы узды. Техник карау вакытында машиналарның куркынычсызлык таләпләренә: тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, йөреш сигналының, тагылманың иминият катнашмаларының төзеклеге, шулай ук машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүе, машина йөртүчедә тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмауга аерым игътибар бирелде.
Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.