РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Галкин гражданнарны кабул итте

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 июнендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Галкин гражданнарны кабул итте, аның барышында Башкортостан һәм Татарстан Республикалары, Пермь крае һәм Сарытау өлкәсе халкының мөрәҗәгатьләрен карады. Чарада социаль өлкә мәсьәләләрен алып баручы башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек ведомстволары вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округы регионнарында баш федераль инспекторлар катнашты.

Башкортстанда яшәүче бер ханым дәүләт башлыгы адресына инвалид балага социаль наем шартнамәсе буенча чиратсыз торак бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Башкортостан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин Тулы вәкаләтле вәкил ярдәмчесенә авыр хроник авырулары булган гражданнарның әлеге категориясенә торак сатып алу өчен төбәк бюджетыннан өстәмә акча бүленүе турында хәбәр итте. 46 торак бина сатып алу өчен муниципаль контрактлар төзелде, шуларның берсе мөрәҗәгать итүче гаиләсенә 2022 елның 1 февраленнән дә соңга калмыйча тапшыру планлаштырыла.

РФ Президентының кабул итү бүлмәсенә килгән киләсе мөрәҗәгать Лениногорскида Кошевой урамы буенча 23-нче номерлы йорт ишегалдындагы территорияне төзекләндерүгә кагылышлы иде. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин вәкаләтле вәкил ярдәмчесенә йорт яны территориясен төзекләндерү агымдагы елда «Безнең ишегалды»республика программасы кысаларында планлаштырылуын хәбәр итте. Юлларны, тротуарларны, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар мәйданчыгын урнаштыру һәм җирле халык белән алдан килешенгән өлешчә яшелләндерү чараларын 2021 елның сентябрь башына төгәлләү планлаштырыла.

Пермь крае кешесе Березники шәһәрендәге И.Дощенников урамындагы 9 нчы йортта пандус урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Березники ш. хакимияте башлыгы урынбасары Хебер иткен, электр кутергечне алмаштырунып гарантия срогы темамланган. Биредә яшәүчеләр белән очрашу нәтиҗәләре буенча йорт өчен стационар пандус төзү турында Карар кабул ителде. Тулы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алексей Галкин Березники шәһәре Администрациясе вәкилләренә җимерелгән җиһазларны ремонтлау һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре мохтаҗ булган яңа пандус урнаштыру өчен кирәкле чаралар күрергә кушты. Барлык эшләрне башкару срогы-2021 елның 1 сентябренә кадәр. Пермь крае буенча баш федераль инспекторга әлеге йөкләмәнең үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итү йөкләнде.

Кабул итү барышында Саратов өлкәсендә яшәүченең «ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында»21.12.1996 ел, №159-ФЗ Федераль закон таләпләре нигезендә торак белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгате каралды. Мөрәҗәгать итүче суд карары нигезендә 2014 елда торак урынына мохтаҗ дип танылды. Саратов өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Соловьев сүзләренә караганда, агымдагы елда өлкә бюджетыннан социаль наем шартнамәләре буенча торак урыннары алу өчен махсус акча бүлеп бирелгән.

Гражданнарны шәхси кабул итүдә катнашкан округ төбәкләренең баш федераль инспекторларына әлеге мәсьәләләрне хәл итүне контрольгә алу йөкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International