Балык Бистәсе муниципаль районында техник карап чыгу

2021 елның 28 мае, җомга

Балык Бистәсе муниципаль районы Түбән Тегермәнлек авыл җирлегендә үзйөрешле һәм тагылма техникага чираттагы техник карау уздырылды. Карауга 17 берәмлек техника тәкъдим ителде. Шуларның 15 берәмлегенә техник карау уңышлы узды. Техник карау вакытында машиналарның куркынычсызлык таләпләренә: тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, йөреш сигналының, тагылманың иминият катнашмаларының төзеклеге, шулай ук машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүе, машина йөртүчедә тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмауга аерым игътибар бирелде.


Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International