Татарстанның күп балалы гаиләләре бөтенроссия фестивальләрендә катнаша ала

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» РИО белән берлектә «Күп балалы Россия» Бөтенроссия проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында 2021 елда күп балалы гаиләләр бөтенроссия фестивальләре узачак.

«Сәламәт гаилә – көчле Россия» Бөтенроссия спорт фестивале 10 апрельдән 15 августка кадәр уза. Фестивальнең финалы 2021 елның июлендә саф һавадагы масштаблы чара булачак, анда фестиваль кысаларында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән күп балалы гаиләләр бүләкләнәчәк.

«Минем Россия» Бөтенроссия туристлык фестивале 2021 елның апреленнән сентябрь аена кадәр уза. Фестивальнең максаты – РФ территориясендә гаилә ялы өчен аеруча туры килә торган маршрутларны ачыклау, шулай ук балалы гаиләләр өчен өстенлекле юнәлеш буларак эчке туризмны алга этәрү.

Туристлык фестивале финалында чара кунаклары Россия Федерациясендә туризмның үзенчәлекләре, аның актуаль торышы һәм гаилә ялы өлкәсендәге перспективалары турында фильм, шулай ук бәйрәм концерты күрәчәкләр.

«Мөмкинлекләр сәнгате» Бөтенроссия фестивале программасы 10 апрельдән 15 сентябрьгә кадәр гамәлгә ашырыла.

Фестивальләр турында тулырак мәгълүмат https://многодетные-семьи.рф/ сайтында урнаштырылган. Сайланган конкурсларда һәм чараларда катнашу өчен билгеләнгән тәртиптә гариза бирергә кирәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International