Чернобыль фаҗигасенә 35 ел тулу уңаеннан чара узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Балык Бистәсе районы мәдәният йортында һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм аларның тол хатыннары катнашында «Чернобыль һәлакәте кайтавазы» дигән түгәрәк өстәл узды. Район башлыгы И.Р. Таҗетдинов исеменнән ликвидаторларга азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International