«Балык Бистәсе гүзәле - 2021»

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының район мәдәният йортында «Балык Бистәсе гүзәле - 2021» район матурлык һәм талант бәйгесенең финалы булып узды.

Номинацияләрдә җиңү яуладылар:

«Гүзәл елмаю» Шаһиева Алия Раил кызы Котлы Бөкәш авылы.

«Иң сөйкемле» Зиннәтуллина Зилә Айрат кызы Тәберде Чаллысы авылы.

«Иң нәфис»  Имаметдинова Язилә Наил кызы Тулуш авылы.

«Искиткеч» Сафина Гүзәл Рамиль Кызы Масловка авылы.

Ә «Балык Бистәсе гүзәле» исеменә үз яшь категорияләрендә түбәндәгеләр лаек булды: Балыклы Чүкәй авылыннан 15-25 яшь аралыгы категориясендә ‑ Димеева Нәргизә Марс кызы һәм Ямаш авылыннан Заһидуллина Инзилә Әнәс кызы 26-40 яшь аралыгы категориясендә җиңүче.

Һәрбер катнашучы гүзәл, мөләем кызлар истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International