Халыкара балигъ булмаган тотканнарны фашист концлагерьларыннан азат итү көне

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

       Һәр елны 11 нче апрельдә Халыкара балигъ булмаган тотканнарны фашист концлагерьларыннан азат итү көне билгеләп үтелә. Бу көнне Котлы Бөкәш укучылары белән берлектә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Рәшид Газиз улы Котлы Бөкәш авылында яшәүче Мөрсәлимова Зәйнаббикә Кашаф кызында булдылар. Балалар шигырьләр укыдылар, чәчәк  бүләк иттеләр. Балык Бистәсе муниципаль районы  Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International