Юбилеегыз белән, кадерле ветеран!

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

8 апрель көнне Иске Арыш авылында яшәүче тыл ветераны Мөхәммәтвәлиева Гыйльмелбанат Бикмулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән ветеранны юбилее белән тәбрик итә. Аңа сәламәтлек, озын гомер, рухи күтәренкелек, якын кешеләренең ярдәмен һәм игътибарын тели.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International