2021 елның 18 апрелендә 12.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утырышлар залында «2020 елга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында»Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар булачак.
Халык алдында тыңлауларда катнашырга теләк белдерүчеләрнең гаризалары Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова тарафыннан (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. F.Ahmetzyanova@tatar.ru