Балык Бистәсе муниципаль районы Масловка авылында юлдан тыш чараларны техник карау

2021 елның 2 марты, сишәмбе

27 февраль көнне Масловка авылында кар машиналарына техник карау үткәрелде. Барлыгы 18 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау вакытында юлдан тыш чараларга теркәү документлары, тиешле категорияле (А1) тракторчы-машинист таныклыклары һәм аларның техник торышы тикшерелде. Чара үткәргәннән соң үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында 21.09.202020 ел, № 1507 карары нигезендә теркәү һәм учеттан төшерү буенча төп моментлар аңлатылды. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.

Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International