Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында

2021 елның 26 феврале, җомга

Хәзерге вакытта Росстат "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында"2007 елның 24 июлендәге 209 номерлы Федераль закон нигезендә 2020 елда кече һәм урта бизнес эшчәнлеген комплекслы федераль статистик тикшерүне үткәрә. Әлеге тикшерү биш елга бер тапкыр үткәрелә һәм ил икътисадының өстенлекле секторы буларак, аның алга таба үсеше мөмкинлекләрен билгеләү өчен кече һәм урта бизнес хәле турында тулы, җентекле һәм максималь дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Тикшерүдә катнашу мәҗбүри булып тора. Беренчел статистик мәгълүматларны бирү тәртибен бозу яки әлеге мәгълүматларны үз вакытында тапшырмау, йә дөрес булмаган мәгълүматларны бирү административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы белән билгеләнгән җаваплылыкка китерә. Тоташ тикшерү үткәрү өчен түбәндәге федераль статистик күзәтүнең бер тапкыр бирелә торган формалары расланды: кече предприятиеләр өчен (микропредприятиеләрне дә кертеп) - № МП-сп «2020 ел өчен кече предприятие эшчәнлеге турында мәгълүматлар», индивидуаль эшкуарлар өчен - № 1-эшмәкәр «2020 елга индивидуаль эшкуар эшчәнлеге турында мәгълүматлар». № МП-сп формасы бүлекләрендә, икътисадый эшчәнлек төрен күрсәтеп, исәпләнгән хезмәт хакы фонды, салым салу системасы, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатудан кергән табыш турында мәгълүматны тутырырга кирәк. Моннан тыш, төп акчалар, аларны сатып алуга киткән чыгымнар, шулай ук инновацион эшчәнлек турында мәгълүматлар чагылдырылырга тиеш. Шәхси эшмәкәрләр шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы (гаилә әгъзалары, ялланып эшләүче хезмәткәрләр) бизнеста эшләүчеләр саны, 2020 ел өчен керем, 2020 елда фактта тормышка ашырыла торган икътисадый эшчәнлек төрләре турында мәгълүматны тутыралар. Вакытлыча эшләмәүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр бланкта эшчәнлек булмавын күрсәтеп, гомуми нигезләрдә форма тапшыралар. Респондентлар биргән мәгълүматның конфиденциальлеге закон белән гарантияләнә. Электрон бланклар (күзәтү формаларының XML-шаблоннары) Росстат һәм Татарстанстат сайтларында урнаштырылган. Әлеге күзәтүне үткәрү буенча мәгълүмат Татарстанстат рәсми сайтында "Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын тоташ статистик күзәтү"рубрикасында урнаштырылган. Хисапларны 2021 елның 1 апреленә кадәр сакланган электрон документ әйләнеше хезмәтләре күрсәтүче махсус элемтә операторлары аша тутырырга һәм тапшырырга кирәк, тоташ күзәтүнең якынча мәгълүматлары 2021 ел ахырында ук билгеле булачак. Тоташ күзәтүнең ахыргы нәтиҗәләрен 2022 елның дүртенче кварталында ясау планлаштырыла. Алар буенча мәгълүмат Россия, РФ субъектлары һәм территориаль бүленештә (муниципаль районнар һәм шәһәрләр) басылып чыгачак, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенең барлык күрсәткечләре, икътисадый эшчәнлек төрләре, бизнес күләмнәре буенча җентекләп өйрәнеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International