23 февральда Биектау авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Мифтахова Җәмәлия Вәлиәхмәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Биектау авылы җирлеге Башлыгы Камалиев Илмир Ирек улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.