2021 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәренең 2 номерлы лицей базасында " Ел укытучысы-2021” Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Конкурста районыбыз данын яклап "Ел укытучысы” номинациясендә – Башева Ольга Ивановна, Талакова Натлья Игоревна, “Педагогик дебют” номинациясендә - Мухаметшина Алсу Мирхәт кызы, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә Загидуллина Дилә Нәкыйф кызы чыгыш ясадылар. Уңышлы чыгышлары белэн котлыйбыз, республика этабында районыбыз данын яклауларын теләп калабыз!