Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

   15 февральда Ямаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гайнутдинова Минҗихан Гыймай кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан , халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Ямаш  авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улыннан   яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International