15 февральда Трой Урай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Зимнякова Анна Иван кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Трой Урай авылы җирлеге Башлыгы Сафин Рафаэль Хәсән улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.